Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
3 апрель 2020, 12:17

Оныгын танымаган

Картәтисе бакчадан чит баланы алып кайткан.

Швециянең Бурос шәһәрендә картәтисе балалар бакчасыннан ялгыш чит баланы алып кайтып киткән. Баланың үзләренеке түгел икәнен кайткач өйдә картәнисе абайлаган. Ул тиз арада бакчага шалтыратып хәбәр иткән һәм баланы кире бакчага итеп куйганнар. Балалар бакчасы директоры гафу үтенгән, мондый хәлне башкача булдырмаячакбыз дип вәгъдә биргән.
Балалар бер яшьтә булган һәм исемнәре дә охшаш. Шуңа картәтисе озак карап тормаган.
Күптән түгел Американың Көньяк Каролина штатында олы яшьтәге картәтисе мәктәптән үз оныгы урынына чит бала алып кайты турында язганнар иде. 65 яшьлек Джозеф Фуллер белән тормыш иптәше кайтып җиткәч кеә баланың үзләренеке булмавына шикләнә башлаган.
Чыганак: lenta.ru
Фото: Depositphotos
Читайте нас: