Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 апрель 2020, 01:22

Табиб Денис Проценко үзе дә коронавирус йоктырган

Ә бит ул Владимир Путин белән кул биреп исәнләшкән иде...

Мәскәүнең Коммунарка поселогындагы йогышлы авырулар дәваханәсенең баш табибы Денис Проценкода коронавирус инфекциясе ачыкланган.
Медик сүзләре буенча, ул үзен яхшы хис итә һәм эшен дәвам итә. Проценко сүзләренчә, COVID-19-ка анализы уңай нәтиҗә күрсәткәч, ул кабинетында изоляцияләнгән. Анда дистанцион рәвештә эшләр, идарә итәр һәм консультацияләр үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган, ди. Шулай ук Денис Проценко аның өчен борчылган русиялеләргә рәхмәтләрен җиткергән һәм “бу ай эчендә эшләнелеп чыккан иммунитет үз эшен эшли” дип белдергән.
Хәтерегездә булса, күптән түгел генә Владимир Путин Проценко белән күрешкән иде. Дмитрий Песков, бу мәгълүматка ачыклык кертеп, “бар да нормаль” диде һәм Путинның регуляр рәвештә коронавируска тест үтүен әйтте.
Коммунаркадагы дәваханәгә Владимир Путин сары төстәге вируска каршы махсус саклаучы костюм киеп керде һәм йөзен тулысынча махсус битлек белән каплады.
Читайте нас: