Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 апрель 2020, 16:30

Корольлек нефть “сугышы” ача

Сәгуд Гарәбстаны Русия белән нефть сугышында зур адым ясарга әзерләнгән.

Сәгуд Гарәбстаны Русия белән нефть сугышында зур адым ясарга әзерләнгән. Моның өчен ул быел майда нефть экспортын арттырмакчы. Ул чимал җитештерүне түлегенә -12,3 млн. баррельгә җиткерергә исәпли. Ә үзенең эчке ихтыяҗы тәүлегенә 3,15 млн. баррель. Корольлек шулай итеп апрельдә экспортка тәүлегенә 9,15млн. баррель озатмакчы. Чагыштыру өчен: былтыр көненә 7 млн.га якын баррель саткан.
Русия белән Сәгуд Гарәбстаны нефть табуны киметү буенча 6 мартта ОПЕК+ килешүеннән чыктылар. Шуннан соң Мәскәү белән Әр-Рияд бәяләр сугышына күчте. Бу хәл исә базарда чимал бәясен түбән төшерде. 30 мартта Brent эталон нефте бәясенең 1 барреле ( 1баррель — 159 литр) 23 доллардан түбән төште. Бу — 2002 елдан алып иң түбән күрсәткеч.
Аптырарсың, басмада бер-берсенә юл бирми сөзешкән ике тәкә кебек, болай кылану бер илгә дә файдага түгел бит...
Читайте нас: