Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 апрель 2020, 16:00

Азык-төлеккә кытлык көтелмәсме?

Берләшкән Милләтләр Оешмасы дөньяга ихтимал булган азык-төлек дефицитын фаразлады.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы дөньяга ихтимал булган азык-төлек дефицитын фаразлады. Ул төрле илләрдә фермалар эшчәнлеге туктавы һәм азык-төлек озату чылбыры бозылган очракта булырга мөмкин.
Шундый куркыныч туу ихтималы турында БМОның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы белдерде. Аның белгечләре фикеренчә, коронавирус пандемиясе икътисади, шул исәптә, эшче көченә ихтыяҗлык туган урыннарда да элемтәләрне бозарга мөмкин. Аларга фермалар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре керә.
Пандемия һәм аңа каршы кабул ителгән көрәш чаралары аркасында җитештерүдә өзеклекләр булу апрель-майда кибетләргә азык-төлек озату проблемалары туу куркынычы яный, диелә БМО докладында. Әлегә исә вакыйгалар, күпчелек илләр азык-төлек запасы туплап өлгерүе сәбәпле кискен тормый һәм контрольдә тотыла.
Шулай булуга карамастан, дөнья илләре, арытаба кризис тирәнәймәсен өчен, хәзердән үк чаралар кабул итәргә тиеш дип тә әйтелә докладта. Атап әйткәндә, базарда катнашучылар логистика эшләрен җиңеләйтергә, терлекләр өчен азык-төлек запасы тупларга тиеш.
Әлеге мәлдә дөньяда 800 меңгә якын кешедә коронавирус теркәлгән, 35 меңнән артык кеше вафат булган, 160 меңгә якын кеше дәваланып терелгән.
Читайте нас: