Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
31 март 2020, 11:49

Якташыбыз ике атна каютада яшәргә мәҗбүр (видео)

Ул чит илдән кайта алмый ята.

Сибайда яшәүче Руслан Моратгалин 26 февральдә Австралиянең Сидней шәһәреннән круиз лайнерында чираттагы рейсына кузгала.
Ул корабта газосварщик булып эшли. 7 мартта лайнер сәяхәттән кайткан көнне бер пассажирда коронавирус инфекциясен ачыклыйлар.
Барлык команданы, төгәлрәк әйткәндә 1200 кешене лайнерда изоляциялиләр. Һәм инде 30 мартта COVID-19ны бер экипаж әгъзасында табалар. Бөтен хезмәткәрләрне тулысынча карантинга җибәрәләр. Алар һәркем ике атна дәвамында үзенең каютасында яшәячәк.

Видеоны сылтама аша карый аласыз.
Читайте нас: