Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
31 март 2020, 02:23

Коронавирус корбаннарын махсус полигонда җирләячәкләр

Алар өчен зиратларда урын юк.

Алма-Атада (Казахстан) коронавирус корбаннарын шәһәрдән һәм торак пунктлардан ерак урнашкан махсус полигонда җирләячәкләр. Бу хакта Алма-Атаның товар һәм хезмәтләр хәвефсезлеге буенча контроль департаменты башлыгы хәбәр иткән.
Коронавируслы пациентларны җирләү тәртибен оператив штаб раслаган. Ягъни мәетне ярмыйлар. Мәрхүмнәрнең җәсәдләре дезинфекцияләнә, кремация үткәрелми. Җирләү өчен полигон сайланган инде.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Казахстанда таҗлы авыруны 302 кеше йоктырган. Илдә 15 апрельгә кадәр гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Нур-Солтан һәм Алма-Атада бик зур ихтыяҗ гына булмаса, тышка чыгарга рөхсәт ителми. Полиция рейдлар оештыра һәм закон бозучыларны ачыклый. Тыюларга карамастан эшләүләрен дәвам иткән объектлар хуҗаларына арест салалар, яисә штрафка тарттыралар.
Читайте нас: