Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
30 март 2020, 17:04

Соңгы хаты: “Кайгырма, озакламый күрешербез”...

"Мальчишник" 47 яшьлек ир өчен фаҗигале тәмамланган.

Уэльста Рексем шәһәрендә 47 яшьлек ир изоляция вакытында өендә коронавирустан вафат булган. Ул үләр алдыннан сөйгәненә хушлашу хаты язып калдырган.
Тим Гэлли егетләр белән “мальчишник”ка бара һәм кайткач сырхаулый башлый. Башта тамагы әрни, аннан температурасы күтәрелә. 23 март көнне ул эшкә бармый, өендә кала.
46 яшьлек Катберг сөйгәненә коронавирус эләккәндер дип көяләнә башлый. Әмма Тим аның янына килеп йөрмәскә куша. Кич ул: “Кайгырма, озакламый очрашырбыз”, - дип яза...
24 мартта ул телефонын алмый башлый. Катберг күршеләренә шалтырата. Күршеләре исә ирне аңсыз яткан килеш табалар. Ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы аның яңа типтагы коронавирустан үлүен хәбәр итә.
Чыганак: lenta.ru.
Фото: Donna Marie / Facebook
Читайте нас: