Сабыйның әти-әнисе сөйләвенчә кызчык 22 мартта Һиндстанда карантин игълан итәр алдыннан туган, шуңа күрә алар балаларына шундый үзенчәлекле исем уйлап тапканнар.
Алар үзләре бу хакта: "Корона куркыныч инфекциягә каршы көрәш символы булып тора. Коронавирус җир шарындагы бөтен халыкны да "уятты", тормышка башка төрле карарга өйрәтте. Корона — бердәмлек символы да", — диләр.