Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
26 март 2020, 02:51

Коронавирус беркемне дә аямый

Аңа барыбер: актермы син, патша малаемы, җырчымы яисә гади кешеме...

Принц Чарльзда коронавирус инфекциясен ачыклаганнар. Бу хактагы мәгълүматны сарайга якын чыганаклар хәбәр иткән, дип яза The Guardian.
Дүшәмбе көнне, 23 мартта, 71 яшьлек Елизавета II-нең малае принц Уэльскийдан коронавируска анализ алганнар. 24 мартта аның уңай булуы ачыклана.
Чир чагыштырмача җиңел формада үтә, ди. Принц Чарльз читтән торып эшләвен дәвам итә икән. Ул Шотландиядәге йортында үзаллы изоляциядә яши.
Аның хатыны Камилла, герцогиня Корнуольскаядан шулай ук бу мәкерле инфекциягә анализ алганнар. Ул кире нәтиҗә күрсәткән.
Чыганакларга ярашлы, принцның коронавирусны кайда һәм кемнән йоктыруын әлегә тәгаен белү мөмкин түгел, чөнки соңгы арада ул рәсми чаралар кысаларында бик күп кеше белән аралашкан.
Читайте нас: