Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
26 март 2020, 17:12

Чехиядә хәлләр ничек?

Анда яшәүче якташыбыз Эльвира Галиева сөйли:

- Бездә 16 марттан карантин керттеләр. Кибетләр, даруханәләр һәм сабын-порошок сатучы кибетләр генә ачык. Карантин игълан ителгәндә Чехиядә авыручылар саны якынча 300 генә кеше иде. 26 мартка – 1600 тирәсе. Бик кырыс чаралар күрелә башласа да, авыручылар саны күпләп артуга таба бара.
Җитәкчеләр карантинның нәтиҗәсе берничә атнадан гына сизелә башлар ди. Мәктәпләр тагын да иртәрәк туктаган иде. Башта бер айга диделәр, аннан 10 апрельдә язгы каникуллар башлана. Ләкин соңгы мәгълүматлар буенча, мәктәпләрдән чикләү чаралары иң соңгылары булып алыначак. Бәлки май ахырлары булыр. Өйдән торып уку-укыту оештырылды. Урамга битлексез чыгарга ярамый. Битлексез чыксаң, 10 мең сум (рус акчалары белән) штраф салына. Карантинда утырырга кушылганнар чыкса, 3 мең крона ягъни 9-10 млн сум тирәсе штраф түләргә тиеш була. Чыннан да бөтен халык битлектән. Яулык яки шарф ябып йөрү дә ярый, иң мөһиме, авыз һәм борын каплансын. Төкрекләр әйберләр өстенә тамып калмасын өчен бу. Хәтта йортсызлар (бомжлар) битлек белән утыра. Кибетләрдә бер тапкыр кулланыла торган пирчәткәләр куелган: башта шуны киясең, аннары кәрзинне аласың. Ризыкларга яланкул тотынырга ярамый. Сәгать 8-10 арасында кибеткә 65 яшьтән өлкәннәргә генә керергә ярый. Алар килер алдыннан бөтен кибет дезинфекцияләнә. Яшүсмерләрдән, яшьләрдән торган волонтерлар хәрәкәте барлыкка килде, алар әби-бабайларга ризык китерә. Күпләр өйләрендә битлек тегеп бушлай тарата. Моңа без шаккатабыз. Хәтта йортның почта тартмаларына салып китәләр. Балалар белән өйдә генә утырып уку, эшләү җиңел түгел, ләкин бу коронавирус белән көрәшүнең бер ысулы икән, без түзәргә әзер. Русия халкы да моны мөмкин кадәр тиз арада аңлар дип өметләнәм. Сәламәт булыйк!
Читайте нас: