Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
22 март 2020, 18:30

80 пассажирны таба алмыйлар

Алар коронавирус йоктырган кеше белән бер самолетта очканнар.

Коронавирус инфекциясе ачыкланган Сургут кешесе белән бер рейста очкан пассажирларны югалтканнар.

Роспотребнадзор аларнык фактик яшәү урыннары адресларын таба алмый. Бу хакта Znak.com сайты, Ханты-Манси автономияле округының Роспотребнадзор идарәсе белгече Инна Кудрявцевага сылтанып, хәбәр итә.
Кудрявцева сүзләренчә, чир йоктырган ир Бөекбритания, Австрия һәм Германия буйлап сәяхәт иткән. 16 мартта ул Сургутка Мәскәү аэропорты аша кайта. Кайту белән үзен начар хис итә, табибларга бара. Нәтиҗәдә медиклар аңарда коронавирус инфекциясен ачыклый.

Әмма авыру белән бер самолетта очкан 80 пассажирның кайда икәнлеген Роспотребнадзор һаман таба алмый.
“16 мартта “Ютэйр”ның 253 санлы Мәскәү—Сургут рейсы белән очучыларга зур үтенеч. Кичекмәстән яшәү урыны буенча поликлинкага мөрәҗәгать итегез, бу медицина күзәтүен тизләтер һәм тиз арада анализлар тапшырыр өчен эшләнелә”, — дип чакыра Кудрявцева.

Самолетта барлыгы 133 пассажир очкан.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Русиядә барлыгы 306 коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. Аларның күбесе Мәскәүдә ачыкланган. Үткән тәүлек эчендә вирусны йоктыру очраклары Русиянең 18 төбәгендә теркәлгән, шул исәптә Ханты-Манси автономияле округы да бар.

Инфекция таралу куркынычы белән бәйле илнең бөтен төбәкләре дә югары әзерлек режимына күчкән.
Читайте нас: