Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 март 2020, 03:21

30 елдан соң исенә төшергән

Аңа коронавирус ярдәм иткән.

Амнезиядән интеккән кытайлы 30 ел элек хәтерен югалтканнан соң коронавирус турында яңалыклар караганда үз өен исенә төшергән.
Бу хакта Odditycentral сайты язып чыккан.
1990 елда Гуйчжой провинциясендә яшәүче Чжу Цзямин төзелештә эшләр өчен Хубэйга киткән. Шул ук елны ул башын җәрәхәтли һәм амнезиядән җәфа чигә башлый. Өстәвенә, ул паспортын югалта һәм бер гаилә үзенә яшәргә алганчы урамда көн күрә.
Ул күп тапкырлар үзенең үткәнен хәтерләргә тырыша, әмма бар да юкка. Үз йорты, гаиләсе хакында ул берни белми. 2015 елда ул аны яшәргә алган гаилә белән Чжэцзян провинциясенең Юнхэ округына күченә. Һәм акрынлап имгәнгәнгә кадәр булган тормышын исенә төшерә башлый.
Февральдә туып-үскән шәһәрендә коронавирус турында төшерелгән сюжетны караганда Цзямин кисәк кенә кайдан икәнлеген хәтеренә төшерә. Ир полициягә мөрәҗәгать итә. Полицейскийлар аның гаиләсен тапкан һәм тиздән Цзямин туганнары белән кушылачак.
Читайте нас: