Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
19 март 2020, 17:14

Өр-яңа 10 внедорожник табылган

Алар парковкада кимендә 15 ел кузгалмыйча торган.

Дубай шәһәрендәге ябык парковкаларның берсендә 10 өр-яңа Ford Excursion внедорожниклары табылган.
Көтелмәгән табышка юлыккан Дэвид Чемберс исемле ирнең сүзләренә караганда, бу автомобильләр кимендә 15 ел кузгалмыйча торган. Автомобильләр идеаль хәлдә сакланган.
Facebook сайтында чыккан фотода күренүенчә, автомобильләр бер рәткә тезелгән һәм полиэтилен пленка белән капланган. Барысы да 2005 елгылар. Кайбер мәгълүматларга караганда, внедорожникларны 15 ел элек Дубай шейхы сатып алган булган. Һәм шуннан бирле аларга тиюче дә булмаган. Машиналарның гомуми суммасы 500 000 доллар тәшкил итә. Дэвид Чемберс тасвирлавынча, ун автомобильнең сигезе – 310, калган икесе - 325 ат көченә ия. Алар кара ак һәм ком төсендәләр. “Тимер атлар”ның кайбер детальләрен, аерым алганда, ягулык насосларын, резиннан эшләнгән әйберләрен алыштырыр вакыт та җиткән.
Читайте нас: