Дөнья икътисады чираттагы кризис көрчегенә таба тәгәри. Нефть бәяләрнең түбән төшүе һәм шулай ук коронавирус пандемиясе бу тискәре күренештә үзенең ролен уйный, ди аналитиклар.
Дөнья нефтьсаклагычларының “кара алтын” белән чамадан тыш тулуы зур проблемага әверелү белән яный, дип исәпли алар. Әгәр чимал базарында коронавирус төсмерендә сорау түбән төшә башласа, ә җитештерүчеләр нефть чыгаруны киметмәсәләр, сакларга урын калмаячак, ди аналитиклар.
Апрельдә нефтькә сорау тәүлегенә 5млн. баррельгә кимүе, ягъни аңа мохтаҗлык дөньякүләм соравында 5 процентка төшүе ихтимал. Сәгуд Гарәбстаны гына дөнья базарына өстәмә 3млн. баррель җибәрергә планлаштыра. (1 баррель 158, 988 литрга тиң).
Русия һәм Фарсы култыгы илләре нефть озатуларын арттыруын белдерде. Нәтиҗәдә, гомум артык нефть тәүлегенә 8 млн. баррельгә җитәргә мөмкин. Нефтькә сорау 5 тапкырга кимесә дә, нефтьсаклагычлар рекордлы күләмдә чимал кабул итәләр икән. Моның сере аңлашыла: алар нефтьне очсыз чагында туплап, соңыннан кыйммәткә сатып, күп акча эшләргә өметләнәләр. Саклагычлар тулганнан соң саклау өчен нефть танкерларын кулланырга җыеналар диләр.
Әйткәндәй, нефть бәясе 2002 елның ноябреннән алып беренче тапкыр түбән төште. Бүген аның бер барреле 25 доллар тирәсендә тибрәлә. Әле февральдә генә аның хакы 55—58 доллар тирәсе иде. Табуны киметмәсәләр, нефть базарындагы кризисның ныграк көчәюе ихтимал. Сәгуд Гарәбстаны белән Русия нефть табуда ярышудан әле дә туктамыйлар. Экспертлар 2020 елның уртасына артык нефть 1,3 млрд. баррельгә җитәргә мөмкин дип чаң кага. Әйтүләренчә, мондый хәлләр нефть базарында әле беркайчан да булмаган.