Украинада 3 апрельгә кадәр коронавирустан карантин игълан ителгән. Уку йортлары ябылган, киңкүләмле чаралар тыелган. Украина17 марттан бөтен чикләрен япкан. Ил президенты Владимир Зеленский Украина халкын карантин мәлен файдаланып калырга — демография хәлен яхшыртырга чакырган. Эшләгәндә балалар белән аралашырга, хәтта сөйләшеп утырырга да вакыт тарлыгын искә алганнан соң: “Өйдә утырыгыз, китап укыгыз, кино карагыз. Яшьләр исә... Бездә бер кризис бар, Украинада демография кризисын да беркем дә алмаштырмаган. Мин бу кризиска каршы көрәшергә вакыт җитте дип саныйм”,—дигән ул.