Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
18 март 2020, 14:05

Кызлар сата сафлыгын

Германиядә байлык турында хыялланган бер кыз... сафлыгын сатып акча эшләгән.

Германиядә байлык турында хыялланган бер кыз... сафлыгын сатып акча эшләгән. Махсус сайт аша ул аны 1,5 миллион еврога саткан. Бу хакта Daily Mail матбугаты язып чыккан.
Фамилиясен күрсәтергә теләмәгән 21 яшьлек Изабелла дини, әмма фәкыйрь гаиләдә үсүе турында сөйләгән. Аны әти-әнисе җенси мөнәсәбәткә бары тик кияүгә чыккач ирең белән генә керә аласың дип тәрбияләгәннәр.
Кызыкай 20 яшькә җиткәч үзенә ошаган егетне очрата алмадым инде дип сафлыгын сатарга булган.
“Беренче тапкыр җенси мөнәсәбәткә керү ул беренче тапкыр баскетбол уйнаган кебек шөгыль”, - дип саный немка. Аңа берничә кеше миллион евро тәкъдим итә. Кызның хәтта сайлау мөмкинлеге булган. Ул 1,4 миллион евро (118 миллион сум) тәкъдим иткән Германиядә яшәгән футбол менеджерын сайлый.
Кыз беренче очрашудан яхшы тәэссоратлар алган. Егет аңа бүләккә Gucci сумкасы алып килә. Үзенең эше, тормышы турында күп кенә кызыклы фактлар сөйли.
Зөфаф төне алдыннан ул табиб чакыртып Изабелланың чынлап та саф кыз булуын тикшерә.
Кыз менеджер белән киләчәктә дә очрашып йөрергә ниятли. Егет аңа ай саен 10 мең евро (826 мең сум) түләп торачак.
Кыз бу акчага сәяхәтләргә йөрергә, гаиләсенә ярдәм итәргә һәм матур яшәргә хыяллана. Әти-әнисе аның бу адымы турында бернәрсә дә белмиләр, ди ул.
Аңа кадәр Украинаның Харьков шәһәрендә яшәүче 19 яшьлек кыз сафлыгын 1,2 миллион еврога сатып рекорд куйган иде. Аукционда 58 яшьлек Мюнхен эшкуары җиңә.
Чыганак:lenta.ru
Читайте нас: