Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
18 март 2020, 11:30

Коронавирустан сакланам дип күзләре пешкән

Бер тәүлек эчендә шундый өч очрак теркәлгән.

Мәскәүдә бер тәүлек эчендә күзнең мөгез катлавы пешүнең берничә очрагы теркәлгән. Барлык вакыйгалар әлеге дә баягы коронавирус инфекциясе белән бәйле. Кешеләр биналарны зарарсызландыру ниятеннән кварц лампалары кулланган, әмма хәвефсезлек техникасын бозган.
Дүшәмбе көнне 3нче санлы Ямское поле урамныда урнашкан офиста 21 яшьлек администратор кыз һәм 26 яшьлек ирнең күзләре пешкән. Ирне дәваханәгә алып китәргә туры килгән.
Тагы бер каза күрүче ир Исаковская урамында яшәгән. 33 яшьлек ир озак вакытка кварц лампасы кабызган һәм нәтиҗәдә күзләрендәге кискен авыртуга зарланган. Аны да дәваханәгә салганнар.
Читайте нас: