Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
17 март 2020, 13:30

Меңнәрчә кеше теләк белдергән

Лондонның Flucamp лаборатор үзәге коронавирус йоктыру буенча ирекмәннәр (волонтерлар) эзләү турында белдергәннән соң, меңнәрчә кеше тәҗрибәдә катнашу теләген белдергән.

Лондонның Flucamp лаборатор үзәге коронавирус йоктыру буенча ирекмәннәр (волонтерлар) эзләү турында белдергәннән соң, меңнәрчә кеше тәҗрибәдә катнашу теләген белдергән. Кандидат тәмәке тартмаучы һәм 55яшьтән яшьрәк кеше булырга тиеш дигән шарт куйган галимнәр.
Британия галимнәре 9 мартта COVID-19 ягъни коронавирус авыруына каршы көрәшүдә теләгән һәркемгә катнашырга тәкъдим иткән. Сайлап алынган ирекмәннәргә коронавирусның төрле штаммнарын йоктырачаклар һәм аларны лаборатор үзәктә карантинга ябачаклар. Тәҗрибәдә катнашкан һәр көне өчен аларга 100 фунт стерлинг (9,6 мең сум) күләмендә акча түләнәчәк дип хәбәр ителә.
Хәзер тәҗрибәдә катнашучылар һәр көнне доктор күзәтүе астында яшиләр. Галимнәр әлеге тәҗрибәне үлемечле чиргә каршы вакцина әзерләүне тизләтүне үзенең максаты итеп куя.
Соңгы мәгълүматларга ярашлы, дөньяда 127 мең кеше коронавирус йоктырган. 4,6 мең кеше вафат булган, 68 меңе терелгән. Былтыр декабрьдә Кытайның Ухань каласында килеп чыккан коронавирус, кызганычка каршы, бүгенге көндә 100дән артык илдә теркәлде.
Әлеге чирне җиңү өчен Кытай, АКШ, Русия дару уйлап табу белән мәшгуль. Ахыры хәерле булсын инде...
Читайте нас: