Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
17 март 2020, 14:02

Кайбер өслекләрдә коронавирус 3 көнгә кадәр яши

Бу хакта MedikForum.ru порталы яза.

АКШ хөкүмәте һәм башка галимнәр үткәргән тикшеренүләргә ярашлы, яңа коронавирус һавада берничә сәгать дәвамында йогышлы булып кала ала икән.
Кайбер өслекләрдә вирус хәтта 2-3 көн йогышлы булырга мөмкин, диләр белгечләр. Ләкин шул ук вакытта бу фактлар кешеләрнең шундый һаваны сулап яисә коронавируслы өслеккә кагылып чир йоктыра ала икәнлеген дәлилләми, ди тикшеренүчеләр. Бу хакта MedikForum.ru порталы яза.
Аллергия һәм йогышлы авырулар милли институты галимнәре коронавирус өлгеләрен сиптергечкә урнаштырганнар. Аннары аны һавага сиптереп, авыру кешенең төчкерүен һәм ютәлләвен килештергәннәр.
Нәтиҗәләр шуны күрсәткән: вирус һавада — 3 сәгатькә кадәр, бакырдан ясалган өслекләрдә — 4 сәгатькә кадәр, катыргыда —24 сәгатькә кадәр, пластик һәм тутыкмый торган корычтан ясалган өслекләрдә 2-3 көн йогышлы була ала икән.
Читайте нас: