Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
11 март 2020, 17:15

Эчмәгән, әмма гел исерек булган...

Кеше организмы - ачылып бетмәгән сер...

АКШның Юта штаты Солт-Лейк-Сити шәһәрендә яшәүче хатын, сирәк очрый торган чир белән авырганлыктан, даими рәвештә исерек халәттә йөргән. Бу хакта Unilad басмасы хәбәр итә.
26 яшьлек татуировкалар ясаучы Алиссы Келшның әнисе Брук Келш кызын исерек күреп борчыла. Алиссаның авызыннан гел генә ис килгән, җитмәсә, карашы пыялаланган һәм теле көрмәкләнгән. Ул кисәк кенә көлә башлаган һәм чыннан да аның кыяфәте исерек кешенеке кебек булган. Бу билгеләрне Алиссаның әнисе кызында тәүге тапкыр 2018 елда сизгән.
Брук кызы Алиссаның бөтенләй эчмәвен белгән. Хафага төшкән ана кызының халәте сәбәпләрен эзли башлаган. Берничә табибка барып күренгәч кенә Алиссага “автопивоварня синдромы” диагнозын куялар. Бу авыруда кешенең организмы шикәр белән углеводларны этанолга әйләндерә икән.
Брук башта аңа беркем ышанмавын сөйли. Әмма куелган диагноз барын да аңлаткан –нәкъ ашагач, Алиссада исерү билгеләре күренә башлаган.
Табиблар бу халәт антибиотиклар кулланудан килеп чыккан дигән фикердә. Алиссага гөмбәчекләргә каршы дәвалану курсы билгеләгәннәр, бары тик шуннан соң гына аның канындагы этанол дәрәҗәсе акрынлап төшкән.
Читайте нас: