Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
10 март 2020, 14:26

Бал кортлары ике ел фатир түшәме астында яшәгән һәм 45 кило бал калдырган

Менә сиңа мә!

АКШның Вирджиния штатындагы Ричмонд шәһәрендә бал кортлары күп катлы йорттагы бер фатирда зур умарта корган. Бу хакта The Charlotte Observer басмасы хәбәр итә.
Virginia Wildlife Management and Control бөҗәкләрдән арындыру компаниясендә эшләүче Рич Перри сүзләре буенча, йорт хуҗасы аңа фатирдагы вентиляцион каналдан бал кортлары очып чыгуга зарланып мөрәҗәгать иткән. Бал кортларын элегрәк фатирда беркем дә яшәмәгәнгә күрмәгәннәр.
Дезинсекторлар зал бүлмәсе өстендәге түшәмдә меңәрләгән итальян бал кортлары яшеренүен ачыклаган. “Без түшәмдә 1,8 метр диаметрдагы тишек тиштек, аннары аны киңәйттек тә киңәйттек, әмма умарта бетмәде дә бетмәде”, — дип сөйли Перри.
Аның фаразлавынча, бал кортлары фатирга ким дигәндә ике ел элек килеп урнашкан. Алар төзегән 2,5 метр озынлыктагы умарта өлешчә буш булган, әмма анда 100дән алып 150 меңгә кадәр бал кортлары яши алган. Умартада 45 килограмм бал калган.
Читайте нас: