Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
8 март 2020, 13:27

Роза Сабитова Путинга өйләнергә тәкъдим ясаган кыз турында нәрсә дигән?

"Теләсә нинди ысул белән үзенә игътибарны җәлеп итү бу ", - ди ул.

"Әйдә, өйләнешәбез!» тапшыруы димчесе Роза Сабитова Иваново шәһәрендә Владимир Путинга өйләнергә тәкъдим ясаган кыз (исеме Юлия Шилова) турында үз фикерен белдерде. Сабитова "Instagram"да: "Юлия Шилова «хайп» өчен генә тәкъдим ясаган яисә бу кызларның язгы психик тайпылышы башлануы нәтиҗәсе, дип әйткән.
«Гомумән, өйләнешү турында инициатива ир-аттан чыгарга тиеш», - ди Сабитова.

Үзен президентка хатынлыкка тәкъдим иткән кыз теләсә нинди ысул белән үзенә игътибарны җәлеп итү максатын куйган, дип уйлый ул. Яучы сүзләренә караганда, Шилова федераль канал эфирында "балкырга" теләгән.

«Ни кызганыч, кызларда горурлык дигән нәрсә калмады, күңел сафлыгы, үз-үзеңә хөрмәт һәм гаилә кыйммәтләрен таптаудан кайчан туктарлар икән?" дип борчылып, Сабитова: "Русиягә "90нчы еллар бандитларының нәселләре" әйләнеп кайтты, алар халыкны физик яктан түгел, психологик яктан юкка чыгара", - дигән
Читайте нас: