Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
7 март 2020, 19:08

Бәби тапкач, үлем хәлендә калган

Сепсис - бик каһәрле авыру шул...

Уфада яшәүче 34 яшьлек Айгөл Фомина, февраль ахырында икенче баласын тапкач, үлем хәлендә калган.

Хатынга республика перинаталь үзәгендә кесарев кисеме ясаганнар, соңыннан аңарда сепсис башланган. Яшь әнине 22 санлы дәваханәгә күчерәләр. Тик ул комага киткән. Һәм менә үлем хәлендәге Айгөлне махсус борт белән Мәскәүнең "Кулаков исемендәге акушерлык, гинекология һәм перинатология медицина милли үзәге"нә илткәннәр.
— Айгөл әле Мәскәүдә клиникада. Хәле ничек икәне билгесез, менә әле аның янына барырга җыенам, — ди бала тапкан хатынның туган тиешле апасы Гөлназ Гыйрфанова.

Моңа кадәр яшь әнинең туганнары Айгөлне Мәскәүгә илтәргә чиновниклар каршы ди иде. Әмма БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә транспортировка мәсьәләсен республика үз өстенә ала дип комментарий бирделәр. Тик ул вакытта Айгөл Фоминаның хәле Мәскәүгә барырлык булмаган.
Яшь әнигә исән-сау терелеп чыгуын телибез!
Читайте нас: