Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
5 март 2020, 15:15

Качаклар янә Европага агыла

Кызганычка каршы, Сүриядә сугыш яңа көч белән кабынып китте.

Кызганычка каршы, Сүриядә сугыш яңа көч белән кабынып китте. 28 февраль төнендә Төркия Сүриянең Идлиб провинциясенә һөҗүм итте. Сәбәбе: Җәбәл-әз-Завия районында конвой утка тотылу нәтиҗәсендә Төркиянең 33 солдаты һәлак булды, 32се яраланды. Вакыйгадан соң Төркия Сүрия президенты Бәшәр Асадка һәлак булган солдатлары өчен үч алырга вәгъдә итте һәм НАТО киңәшмәсен җыйды.
Гыйнвар-февральдә Сүрия армиясе Идлиб зонасының яртысын алды һәм төрек күзәтү пунктларын артта калдырды. Бу хәл Әнкараның ачуына тиде һәм Эрдоган, әгәр февраль ахырына кадәр Сүрия гаскәрләре постларын линия читенә чыгармасалар, Төрек армиясе хәрби операция башлаячак дип белдерде. Төркия, Идлибта солдатлары һәлак булгач, Сүрия хөкүмәт гаскәрләренә каршы беренче тапкыр “дроннар күче”н кулланды. “Дроннар күче” ягъни пилотсыз очкычларны куллану сугыш кырында беренче тапкыр зур территория өстеннән контрольлек итү мөмкинлеген бирде. Дроннар Идлибтан тыш, Алеппо һәм Хама провинцияләре объектларына да һөҗүм итте. Сүрия армиясе әлеге вакытларда Төркиянең пилотсыз очкычларын бәреп төшерә.
Идлибта конфликт кискенләшә башлагач, Сүрия качаклары Төркия чикләренә агыла башлады. Төркия исә мигрантлар агымына киртә кормады — чикләрен ачты. Хәзер качаклар Греция белән Болгария чикләрен яулый, чөнки нәкъ менә шушы илләр аша алар Европага эләгә. Бүгенге көннәрдә Евросоюз чикләренә миллионга якын кеше юнәлгән. Бу хәлнең Европада чираттагы миграция кризисына китерүе мөмкин.
Хәтергә төшерик: Төркиянең качаклар өчен чикләрен ачуы 2016 елда Төркия белән Евросоюз арасында төзелгән килешүгә каршы килә. Чөнки ул чакта ЕС белән Төркия Якын Көнчыгыш илләреннән, шул исәптән, Сүриядән дә, мигрантларны тыеп тотканы өчен Төркиягә 6 млрд. доллар финанс ярдәм вәгъдә иткән иде. Бу килешү миграция кризисын туктатырга булышты. Ул чакта Евросоюз территориясенә миллионнан артык мигрант килгән иде. Хәзер исә Евросоюз качаклар чикләренә якынлаша башлагач янә хафага батты. Әле Германия һәм Франция чикләрне ябу буенча Төркия белән сөйләшүләр алып бара, әмма нәтиҗәле түгел. Хәер 5 ел эчендә качаклар мәсьәләсе буенча зур үзгәрешләр күзәтелмәде, хәвеф һәрчак булды һәм моны Евросоюз үзе дә сизенеп торды. Франция президенты Эммануэль Макрон 21 февральдә Европада 2 млн. качак килү куркынычы турында белдергән иде.
Читайте нас: