Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
5 март 2020, 15:45

Бушка йөри башлаганнар

Люксембург — бушлай җәмәгатьчелек транспорты эшли башлаган дөньяның беренче иле.

Люксембург — бушлай җәмәгатьчелек транспорты эшли башлаган дөньяның беренче иле. Анда 29 февральдән алып җәмәгать транспортларында бушлай йөриләр. Хәзер Люксембургта трамвай, поезд ягъни автобуска утыру өчен билет сатып алырга кирәкми, әмма яныңда шәхес танытмасы булырга тиеш.
Юлларда автомобильләр санын киметү өчен илдә җәмәгать транспортын бушлай ясаганнар. Исәпләүләргә ярашлы, 60 процентка якын ил халкы шәхси автотранспортта йөри.
Әйткәндәй, 2018 елның 1 июленнән Эстониянең дә күп төбәкләрендә бушлай җәмәгать транспортына күчкәннәр. Ә ил башкаласы Таллинда 2013 елдан алып транспортта йөргән өчен акча түләмиләр икән.
Читайте нас: