Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
5 март 2020, 14:19

Ахирәтләр апалы-сеңелле булып чыккан

Ике үсмер кыз мәктәптә укыганда ук дуслаша.

АКШның Пенсильвания штатында яшәүче ике ахирәт, 17 ел дуслашып йөргәннән соң, апалы-сеңелле булуларын ачыклаганнар. Бу хакта UPI хәбәр итә.
31 яшьлек Эшли Томас һәм 29 яшьтәге Тойа Уимберли мәктәптә укыганда ук дуслаша һәм аерылгысыз ахирәтләргә әйләнә. 15 ел элек Томас аны үги әтисе тәрбияләп үстерүен белә. Әмма чын әтисе кем булуы аның өчен сер булып кала, чөнки әнисе үлеп китә.
Бу серне Томаска танышы ача. Ул Facebook-та Уимберлиның әтисе фотоларын күреп кала да, аңарда Томасның әнисе белән кайчандыр очрашып йөргән ирне таный. Бу хәлдән соң ахирәтләр әтиләренең уртак булуын шикләнә башлый. ДНК-тест аларның шиген раслый.
Хәбәр ирне бик нык гаҗәпләндерә. Аның сүзләре буенча, ул баласы туу хакында берни белмәгән. “Әлбәттә, кызым тууын белмәвем хәтеремне калдырды, ләкин шул ук вакытта бу матур һәм акыллы яшь кызның әтисе булуым белән бәхетлемен”, – ди ул журналистларга.
Томас һәм Уимберли бу яңалык күпне аңлата дигән фикердә. “Менә ни өчен без шулкадәр охшаш һәм инде ничә еллар аерылгысыз дуслар булып яшибез”, – дип яза Уимберли Facebook-та.
Читайте нас: