Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
5 март 2020, 14:42

900 килограммлы балык тотканнар

Балыкны адашкан дип исәплиләр.

Һиндстанның Көнбатыш Бенгалия штаты ярларында 900 килограммлы скат балыгын (диңгездә яши торган ерткыч) тотканнар. Бу хакта Orissa Post басмасы язып чыккан.
Гигант скатны тоткан балыкчылар аны адашып сай җирләргә йөзеп чыккан дип исәпли. Көчле дулкыннар аңа океанга кире кайтырга комачаулаган.
Балыкны ярга чыгаргач, шунда ук узгынчылар җыела. Нәтиҗәдә аны балык сатучыга 20 мең рупийга саталар. Ул балыкны Калькуттага илтәргә исәплгән, анда сәүдәгәр аны 4 тапкыр артыграк бәягә сата ала. Бу балыкны ашар өчен генә түгел, дәвалану өчен дә кулланып була икән.

Чыганак: lenta.ru

Фото: Rabindra Samal

Читайте нас: