Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
3 март 2020, 13:40

“Көненә 16 таблетка эчәм”

Коронавирус йоктыручы русияле белән 100дән артык кеше элемтәдә булып өлгергән.

Италиядән Мәскәүгә кайткан коронавирус йоктыручы русияле белән 100дән артык кеше элемтәдә булып өлгергән. Алар госпитализацияләнгән яисә карантинга урнаштырылган, дип хәбәр итә Мәскәү мэры Сергей Собянин үз блогында.
Собянин язуынча, вирус йоктыруга шик тугач та (29 февральдә) тәүлек эчендә бу кеше белән аралашкан туганнарын, дусларын, таныш-белешләрен, бер рейс белән очкан пассажирларны ачыклаганнар.
– Коронавирус йоктырган ирнең 6 туганнарын һәм 5 танышын госпитализацияләгәннәр. Аларда вирус симптомнары юк. Пассажирлар арасыннан кискен респиратор вирусны хәтерләткән билгеләр белән 13 кешене дәваханәгә урнаштырганнар. Чир билгеләре булмаган 83 кешене өй шартларында карантинга урнаштырганнар, – дип яза Собянин.
Вирусны йоктырган ир инфекцион авырулар хастаханәсендә ята һәм тиешле дәвалану ала. Чир җиңелчә формада үтә, ди.
Карантинда яткан Юлия исемле яшь кыз дәваханәдәге шартларга зарланып сөйләгән.
Аның сөйләвенчә, анализлар нәтиҗәләре билгеле булганчы ук, табиблар көн саен дарулар бирә башлаганнар.
– Бу арбидолның бер очсызлы аналогы, ниндидер вируска каршы чара. Мин көненә 16 таблетка эчәм, - ди Юлия.
Читайте нас: