Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
3 март 2020, 13:51

Блогер Екатерина Диденко ире үлгәндә дә Инстаграмга видео төшергән

«Аптечный ревизорро» Екатерина Диденко «Пусть говорят» тапшыруында шулай дип белдерә.

Екатерина Диденко, фаҗигале төстә ире Валентин үлгәннән соң, Беренче каналдагы шоуда аның бассейнга коры боз салырга теләвен белмәдем, югыйсә аны туктатыр идем дип сөйли. Икенчедән... Екатерина ире үлемендә ашыгыч ярдәм табиблары гаепле, ди.
Блогер хатын сүзләре буенча, ирен бассейннан алып чыкканда ул инде тын алмаган. Әмма табиблар аны һушына китерүгә ирешкән. Тик медиклар бик акрын кыланган, имеш, арлы-бирле йөргән һәм акылдан шашар дәрәҗәгә җиткән кунакларга ярдәм итәргә ашыкмаган. Имеш, Екатеринаның ирен дә игътибарсыз калдырганнар.
Диденко иренең үлеменең рәсми сәбәбе исә – үпкәләренең шешенүе.
Хәтерегездә булса, февральнең соңгы көнендә мунчада үткән туган көндә бассейнга 25 кило коры боз чыгарып салалар. Коры боз углекислый газга әйләнә һәм пар рәвешендә авыраеп, аска төшә һәм асфиксия китереп чыгара. Уеннак уймак чыккан бәйрәмдә 3 кеше үлгән: Екатеринаның ире, бер яшь хатын һәм ир.
Блогер хатынның подписчикларын иң аптыратканы исә – ирен реанимациягә алып киткәндә дә хатынның “сторис”лар төшерүе. Ире Валентинның үлеме хакында билгеле булгач та видеолар төшерүдән туктамый ул. Җитмәсә, бизәнергә һәм сторисларга фильтрлар куярга да онытмаган.
Күз алдына китерәсезме? Иң якын кешесе – ире, балаларының атасы – үлгән, ә ул видео төшерә...
Читайте нас: