Русиянең опера җырчысы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаков “Уфа” футбол командасы клубының формасын киеп караган.
Әлеге киемдә ул, фотога төшеп, аны социаль челтәрләргә урнаштырган. Шул рәвешле ул безнең клуб өчен җан атуын күрсәткән.
Чөнки бүген, кышкы тәнәфестән соң, “Уфа” белән “Краснодар” футбол командалары көч сынаша.
Әйткәндәй, “Краснодар” һәм “Уфа” командалары тарихта 11 тапкыр очрашкан. Аларның 5есе – “үгезләр” җиңүе белән, икесе безнең файдага тәмамланган. Ә дүрт матч дусларча булган.
Бүгенге матч 18:30 сәгатьтә башлана.