Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 март 2020, 19:55

1 мартта яшен күргәнегез бар идеме?

Пермь краеның Березники шәһәрендә буранлап кар яуганда өч тапкыр яшен яшьнәгән.

Пермь краеның Березники шәһәрендә буранлап кар яуганда өч тапкыр яшен яшьнәгән. Җирле халык сүзләренә караганда, көчле кар яву һәм җил тавышын яшен озата барган.
Пермь шәһәре фәнни тикшеренү үзәге инженеры Андрей Шихов та сәер табигать күренешен күзәткән. “Кышкы яшен - шактый сирәк күренеш, аның 1 мартта килеп чыгуы билгеле бер шартларда булырга мөмкин. Бүген көчле циклон һәм һава массасының тотрыксызлыгы күзәтелә. Югарыда салкын һава температурасы бара, ләкин җир өсте катламында көндез җылыну хисабына шактый югары температура барлыкка килә. Гомумән, температура аермасы шактый зур. Җир өстендә 0 градуска якын, ә 5 км биеклектә -30 градустан түбәнрәк. Бу очракта яңгыр болытлары, хәтта кышын да формалаша һәм яшен барлыкка килә”,- ди фән белгече Андрей Шихов.
Читайте нас: