Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
28 февраль 2020, 13:40

Зәхмәтне туктатып булырмы?

Коронавирус — бу атнада да үзәк темаларның берсе. Яңа коронавирус дөнья күләмендә 3 меңгә якын кешенең гомерен өзде. Вирус чыккан Кытайның үзендә генә 2788 кеше вафат булды. Чир йоктыручылар саны 80 меңнән артып китте. Сәламәтләнүчеләр саны 36 меңгә якын дип аталды.

Коронавирус — бу атнада да үзәк темаларның берсе. Яңа коронавирус дөнья күләмендә 3 меңгә якын кешенең гомерен өзде. Вирус чыккан Кытайның үзендә генә 2788 кеше вафат булды. Чир йоктыручылар саны 80 меңнән артып китте. Сәламәтләнүчеләр саны 36 меңгә якын дип аталды.
Кытайдан тыш бу вирус белән чирләү очраклары 20 илдә теркәлде. Чир Көньяк Кореядә дә таралуын дәвам итә. Соңгы мәгълүматлар буенча, Көньяк Кореядә 1146 кеше вирус йоктырган, 12 кеше үлгән. Иранда да хәлләр киеренкеләнә. Анда хәтта Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирадж Харирчи бу чирне йоктырган. Әле илдә йөзгә якын кеше вирус йоктырган дип санала. 16 кеше вафат булган. Бу Кытайдан читтә иң зур сан. Иранда концертлар һәм футбол матчлары күчерелгән, мәктәп һәм университетларда укулар туктатылган.
Италия властьлары илнең 12 шәһәрендә карантин кертте. Ломбардия һәм Венето провинцияләрендә гадәттән тыш саклану чаралары гамәлдә. Бу өлкәләрдә яшәүчеләрне читкә чыгармыйлар да, читтән кертмиләр дә. Соңгы мәгълүматларга ярашлы, Италиядә 290га якын кеше вирус йоктырган. Бу Европада иң зур сан. Хорватия белән Австрия үз территорияләрендә коронавирус инфекцияләре йогу очраклары турында белдерде. Бу ике илдә 3 кеше вирусны йоктырган. Кызганычка каршы, океан артындагы ил —Бразилиядә дә коронавирусның беренче очрагы теркәлгән.
Вирус тиз таралу сәбәпле АКШ эпидемиягә каршы көрәшү өчен 2,5 млрд. доллар акча бүлгән. Ә 16 февральдә Кытайның чир белән нәтиҗәле көрәшергә ярдәм итәргә тиешле дару җитештерә башлавы билгеле булды.
Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы Кытай короновирусы пандемиягә әверелмәгәе дигән хәвефен белдерде. Әгәр коронавирус пандемиягә әверелә калса, 2020 елда дөнья икътисады 1,1 триллион доллар күләмендә зыян күрәчәк дип чаң кага дөнья икътисадчылары да. Ходай сакласын инде...
Искә төшерик: яңа коронавирус эпидемиясе былтыр декабрь ахырында Кытайның Ухань шәһәрендә чыкты. Вирус авыр пневмония чирен кузгата. Кешедән кешегә йога. Аның билгеләре — югары температура, тиз талчыгу һәм какрыклы ютәл.
Читайте нас: