Европалының һәр бишенчесе яһүтләрнең серле хөкүмәте дөньядагы сәяси һәм икътисади хәлләргә йогынты ясый дип саный. Европаның 16 илендә үткәрелгән сораштырулар шуны раслый.
The Teimes of Israel басмасы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре Европа яһүтләренең Париждагы ассоциациясе конференциясендә яңгыратылган. Шуңа ярашлы, европалыларның 20 процент чамасы яһүтләрнең зур йогынтыга ия булган серле оешмасы барлыгы белән килешкән. Моннан тыш, сораштыруда катнашучыларның тагын да шулкадәре яһүтләр шәхси ихтыяҗлары хакына холокост темасын эксплуатацияли дип саный.
Сораштыру шулай ук һәр дүртенче европалының, Израиль дәүләте сәясәте артыннан күзәтеп, антисемитларны (милләтенә карап кеше аеру, яһүтләргә карата дошманлык мөнәсәбәтләре) аңлый алуын да күрсәткән. Сораштыруда катнашучыларның чирек өлеше генә яһүт дәүләтенең үзен дошманнар агрессиясеннән саклау өчен сугыш алып баруы белән килешә. Тагын шулкадәр үк кеше бу раслау белән килешми. Сораштыруда катнашучыларның яртысы моңа бәя бирүдән тыелып калган.
Сораштыруда катнашучыларның чирек өлеше үз милләтләренең, яһүтләр сыман, Икенче бөтендөнья сугышы вакытында каза күргән дип исәпли. Сораштыруда барлыгы 16 мең кеше катнашкан. Алар арасында Франция һәм Бельгия геттоларында яшәүчеләр дә булган. Европаның көнчыгыш өлешенә антисемитизм стереотиплары һәм холокостның әһәмияте турындагы шикләр хас булса, Европаның көнбатышында исә Израильгә каршы фикерләр өстенлек иткән.