Стәрлетамакта бер кеше шушы көннәрдә балконда шашлык пешермәкче булган.
Кыш уртасында шашлык ашыйсы килгәндер инде, күрәсең. Ул мангал куеп, азык әзерли башлаган. Якында яшәүчеләр, балконнан төтен чыкканын күреп, ашыгыч хезмәтләргә хәбәр иткән.
“Күпфатирлы йорт балконыннан төтен чыгуы турында хәбәр килде. Тикшерергә баргач, балконда мангалда күмер яндырылганлыгы ачыкланды. Хокук бозучыга карата административ тәртип бозу турында протокол төзелде”, – диләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсендә.
Тәртип бозучыга 3 мең сум штраф түләргә туры килгән.
Янгынга каршы режим кагыйдәләренә ярашлы, фатир балконнарында ачык ут куллану тыела дип кисәтәләр ведомствода. Чөнки мондый хәлләрнең сәламәтлек һәм гомер өчен хәвефле тәмамлануы ихтимал.