Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
2 февраль 2020, 15:57

Кызы әтисенең күрше йортта яшәвен белмәгән

Әнисе кызына бу серне 38 ел буена әйтмичә саклаган.

Бөекбританиядә яшәүче Эмма Купер исемле кыз үзенең әтисен табу өчен ДНК-тест эшләткән. Ни гаҗәп, әтисе күрше йортта гына яшәгән.

Кечкенә чагында Эмма Купер үзен тәрбияләп үстергән Рейн әтисен бик ярата. Алар бер-берсен шулкадәр якын күргәннәр ки, хәтта бертуган абый-апалары шаяртып, "син әтинең иң яраткан баласы" дип йөрткәннәр. 16 яше тулгач, әтисе юл һәлакәтенә эләгеп үлгән.

12 елдан соң, Эммага сөйгәне кияүгә чыгарга тәкъдим ясый һәм язылышу өчен аңа тууы турындагы таныклык кирәк була. Документта әтисе графасы буш булуын күреп, ул аптырап кала. Әнисе кызына күп еллар саклап йөрткән сереп ачкан: "Рэйн синең үз әтиең түгел иде," - дигән. Ләкин Эмма бу көтелмәгән хәбәргә барыбер ышанмаган.

Эмма ДНК-тест эшләтергә булган. Нәтиҗәдә әнисенең сүзләре расланган — чынлап та, Рейн аның үз әтисе булмаган.
Әни кеше кызына дөресен сөйләп биргән. 30 яшьлек чагында 18 яшьлек егеткә үлеп гашыйк булып, аңардан авырга калган булган.
Кайбер туганнары гаилә серен белгән, әмма бу хакта дәшмәүне хуп күргәннәр.

«Үземне алдангандай хис итәм. Әгәр миңа башта ук дөресен әйтсәләр, бу алай ук авыр булмас иде",- дигән 38 яшьлек Эмма.
Кыз социаль челтәрләрне файдаланып, әтисенең яшәгән җирен эзләп тапкан. Ул күрше йортта гына яшәүче Тревор Рейнджер исемле кеше булган.
Рейнджер да үскән кызы барлыгын белгәч, чиксез шатланган. Хәзер алар һәр ялларны бергә үткәрәләр икән. Эмма ире белән тагын бер тапкыр туй тантанасын уздырырга планлаштыра. Бу юлы әтисен дә чакыру өчен.
Читайте нас: