Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 февраль 2020, 04:01

Иглин дәваханәсендә пациентны коридорда идәнгә салганнар...

Кичә бу видеоязмага карата БР сәламәтлек саклау министры Максим Забелин да үз мөнәсәбәтен белдерде.

Иглин район үзәк дәваханәсендә шаһитлар, хезмәткәрләр каравыннан мәхрүм пациентларның идәндә тезләнеп йөрүләрен тасвирлаган видеоны төшереп, социаль челтәрләргә урнаштырганнар. Кичә бу видеоязмага карата БР сәламәтлек саклау министры Максим Забелин да үз мөнәсәбәтен белдерде. Үзенең социаль челтәрләрендә ул ведомство бу вакыйгага ачыклык кертү белән шөгыльләнә диде.
Бүген челтәрләргә Иглин район дәваханәсендә мобиль телефонга төшерелгән видеоязма урныштырылды. Бер видеоязмада авыру идәнгә җәелгән матраста ята, икенче пациент аяксыз, ул, көч-хәл белән шуышып, коридор буйлап китеп бара. Берсе дә шикләнмәсен, бу вакыйгага ачыклык кертәчәкбез. Мондй хәлләргә күз йоммадым һәм йомарга җыенмыйм да”, - дип яза министр.
Министр тагы берничә коточкыч вакыйгаларны искә алды. Анда инде пациентлар түгел, табиблар үзләре корбанга әверелгән. Мәсәлән, Нефтекама дәваханәсендәге очрак. Анда авыру йөкле табибка ташланган һәм аны кыйнаган.
Кичектергесез ярдәм кабинетына баласын алып керүдән баш тарткан ир табибка ташлана һәм эш урынында, кешеләр алдында аны кыйный. Шаһитлар фикеренчә, ата кеше табибны кабинетыннан чәчләреннән сөйрәп чыгарган. Күз алдына китерә аласызмы? Мин – юк. Кагу-сугудан табиб һушын югалта. Әлеге вакытта ул дәваханәдә. Кызганычка каршы, аның туачак сабые гомере куркыныч астында. Табиб күпмедер вакыт эштә булмаячак.
Арытаба нәрсә соң? Бу вакыйга Нефтекама прокуратурасы контролендә булачак”, - дип яза Максим Забелин.
Министр үзенең постын бер-береңә хөрмәт белән карарга һәм кешелекле булырга чакырып тәмамлады.
Әйтергә теләгән сүзем шул: табиб – пациент каршылыклары булуы мөмкин хәл түгел. Барыгызга да шуны аңлатасым килә, Кешеләр бар да бер якта тора, бу якның исеме – Яктылык. Ә калганнар кешелек категориясенә кермиләр!
Бар нәрсә дә кешенең үзеннән тора шул, үз балаларыңны тәрбияләү, башкаларга хөрмәт белән карарга өйрәтүдән башлана. Шунда гына дөнья игелекле булачак!” – дигән Забелин.
Читайте нас: