Дөньяда ниләр бар?
18 Декабря 2019, 13:10

Суд карары үзгәртелмәгән

Швейцариянең югары суды “Укрнафт” компаниясенең Кырымда югалткан инвестицияләрен компенсацияләү өчен Русиядән 44 миллион доллардан артык акча юллау дәгъвасы турындагы арбитраж карарын үзгәртү буенча Русиянең үтенечен кире каккан.

Добавить в предпочтительные источники Google
Швейцариянең югары суды “Укрнафт” компаниясенең Кырымда югалткан инвестицияләрен компенсацияләү өчен Русиядән 44 миллион доллардан артык акча юллау дәгъвасы турындагы арбитраж карарын үзгәртү буенча Русиянең үтенечен кире каккан.
Гаагада урнашкан Третей судына 2015 елда ике дәгъва бирелә: берсе — “Укрнафт”тан, икенчесе башка 11 компаниядән. Алар Кырымда югалткан милекләрен Русиянең компенсацияләвен таләп итә. “Укрнафт” үзенең югалтуларын 50,3 млн. доллар күләмендә бәяләсә, 11 компания 47,4 млн. доллар таләп итә.
2019 елның апрелендә Гаага суды “Укрнафт” файдасына Русиядән 44,4 млн. доллар акча түләтү турында карар чыгарган. Русия бу карар белән килешмәде һәм Швейцария югары судына мөрәҗәгать итте. Русия фикеренчә, инвестицияләрне яклау турындагы килешү, чикләр үзгәрү сәбәпле, башка дәүләт территориясендә торып калучыларга кагылмый. Дәгъва белдерүче компанияләр исә Украинаның өлеше булган чакта Кырымга инвестицияләр салган булган.
Читайте нас