Дөньяда ниләр бар?
7 Декабря 2019, 21:20

Мәрткә киткән җиреннән уянган

Кечкенә кызы ашарга сораганын ишеткән ана комадан чыга.

Добавить в предпочтительные источники Google
42 яшьлек Мария Лауру Феррейруга мотоциклда бер ир һөҗүм иткәч, ул комага китә. 30 көн уянмыйча ята ул бу хәлдә.
Аргентинаның Сан-Франсиско дәваханәсе табиблары хатынны терелә алмас дип фаразлый, әмма могҗиза бар икән бит!
Урын өстендә һушсыз яткан хатын янына аның кечкенә кызын салалар. Сабый үз телендә нидер әйтә. Кыз бала шулай ашарга сорап гадәтләнгән булган. Шулчак Мария өстендәге япмасын ача да, кызын имезә башлый.
“Шулкадәр шатлыклы момент булды! Бер-берсен кочкан Мария белән кызыбызга карап, еладык. Чын ана инстинкты, бу шулкадәр гаҗәеп иде!”
Мариянең ире һәм ике өлкән балаларының шатлыклары чиксез була. Ә берничә атна элек кенә табиблар хатынның баш миенә үлем яный ди һәм аның әгъзаларын донорлыкка тапшырырга үгетли. Әмма Мариянең ире Мартин өметен өзми. Ул хатыны уяначагына шикләнмәгән.

Читайте нас