Дөньяда ниләр бар?
6 Декабря 2019, 06:30

Йөрәге 6,5 сәгать туктап торган хатын терелгән

34 яшьлек хатынны йөрәге өшүдән туктаган булган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Одри Мэш һәм аның ире Пиренея тауларына сәяхәткә чыга.

Әмма һава торышы кинәт начарланып китү сәбәпле, хатын аңын югалта. Ире сөйләвенчә, хатынның пульсы, сулыш алуы сизелми, тере икәнлегенә бер ишарә дә булмый. Коткаручылар килгәндә Мэшның тән температурасы 18 градуска кадәр төшә.

Аны шунда ук реанимациягә алып китәләр. Барселонадагы Vall d’Hebron клиникасы табиблары, экстракорпораль мембран оксигенация системасын кулланып, хатынның йөрәген эшләтеп җибәрергә тырышалар. Һәм, чынлап та, йөрәк тибә башлый. Табибларның гаҗәпләнүенең чиге булмый. Чөнки хатында неврологик тайпылышлар сизелми, диярлек. Бары бармакларының сизгерлеге генә югала.

Клиника хезмәткәре Эдуард Аргудо әйтүенчә, әлеге вакыйгада төп рольне хатынның ми халәте уйнаган. “Ми тиз арада “өшегән”, шуңа кислородка мохтаҗлык та кинәт, йөрәк туктаганга кадәр кимегән”, – дигән ул.

Дөньяда йөрәкнең озак туктап торганнан соң эшләп китү очраклары моңа кадәр дә булган. Бу вакыйгалар үзенчәлекле дип исәпләнә. Ә Испаниядә мондый очрак беренчегә теркәлгән.
Читайте нас