3 декабрьдә ил президенты Владимир Путин Русия Халыкара Олимпия университетына 10 ел тулу уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашты.
Ул хезмәткәрләрне, студентларны, уку йортын тәмамлаучыларны беренче юбилейлары белән котлады.
Дәүләт башлыгы әйтүенчә, Русия Халыкара Олимпия университеты алдынгы мәгариф һәм эзләнү үзәге булган халыкара мәйданга әйләнде. “Дипломында олимпия боҗралары булган дөньядагы бердәнбер университет ул”, – дип бәя бирде аңа Путин.
Ул шулай ук массакүләм спортны үстерү һәм халыкның барысын да сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү кирәклеге турында сөйләде.
Бу тантананың бер кызыклы моменты булган дип яза үзәк матбугат чаралары. Владимир Путин үзенең чыгышын кабызылмаган микрофон белән башлаган. Берничә секунд сүндерелгән микрофонга сөйләгәннән соң ул аны кабызган. “Тагын бер тапкыр? Яхшы”, – дип шаярткан ул микрофонны кабызу белән. Зал алкышларга күмелгән.