Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
3 декабрь 2019, 12:45

Мәскәүдә 40 яшьлек хатын дүрт игезәк бала тапкан

Статистика мәгълүматлары буенча, дүрт игезәк туу бик сирәк күренеш - миллион йөклелеккә бер очрак туры килә.


Статистика мәгълүматлары буенча, дүрт игезәк туу бик сирәк күренеш - миллион йөклелеккә бер очрак туры килә. Быел исә июльдән башлап Русиядә өченче тапкыр дүрт игезәк туган. Бу юлы ике малай һәм ике кыз.
Бәхетле әти- әниләре Ольга һәм Бадар башта, әлбәттә, бер бала турында гына хыялланганнар. Йөклелек вакытында табиблар дүртәү дип хәбәр салгач(ЭКО түгел), шатлыкларының иге-чиге булмаган. Йөклелекнең 32 атнасында сабыйлар дөньяга килгән, һәркайсының авырлыгы якынча 1500 гр булган. Сәламәтлекләренә бернинди дә куркыныч янамый, үзаллы сулыйлар, ашаулары яхшы дигәннәр табиблар. Тиешле авырлыкларын җыйганчы ике атна махсус кювезда тотканнар.
Балаларның әтиләре дүрт игезәк көтәсен белгәч, яраткан хатыны һәм туачак балалары өчен алдан бик борчылган. Әле исә ул бик бәхетле, балаларны карашырга, аларны биләүләргә өйрәнә.
Ольга Шульц һәм Бадар Аль Хашами, Гарәп Әмирлекләрендә эшләп йөргән вакытта танышып, кавышалар. Яшь гаиләгә балаларны тудыру өчен кайсы илне һәм клиниканы сайларга дигән сорау авыр булмый. "Чит илләрнекендә дә йөрдек, Мәскәүдә дә булдык, әмма үзебезнең табибларга ышаныч зуррак", - ди бәхетле ана.
Читайте нас: