Заманында үзен Русия Башлыгы дип игълан иткән Александр Колчак тормышы, әле булса зур кызыксыну уята. Аукционга хәрби җитәкченең сирәк очраган һәм бөтенләй моңа кадәр күрсәтелмәгән фотолары куелган. Мәсәлән, Кара диңгез флотын оештыру карарын имзалаган выкыты. Анда, 1919 елның февраль аенда Омск шәһәрендә игълан ителгән, Колчак Хөкүмәте декларациясе дә урын алган. Русия тарихында зур гына эз калдырган адмирал 1916-1917 елларда Кара Диңгез флотына җитәкчелек итә. Аннары большевикларга каршы көрәшне җитәкли. 1918 елда үзен Русия Башлыгы дип игълан итә. 1920 елда Иркутск шәһәрендә кулга алына һәм атып үтерелә.