Дөньяда ниләр бар?
28 Ноября 2019, 12:45

Дуслар арасында нинди каршылыклар бар?

Кичә Кыргызстан союздаш дусларын каршылады: Коллектив хәвефсезлек килешүе оешмасы әгъза илләре лидерлары Бишкәк каласына җыелышты.

title
Кичә Кыргызстан союздаш дусларын каршылады: Коллектив хәвефсезлек килешүе оешмасы әгъза илләре лидерлары Бишкәк каласына җыелышты. Алар анда үзара хезмәттәшлек мәсьәләләрен тикшерде. Саммитта РФ президенты Владимир Путин һәм Кыргызстан лидеры Сооронбай Жээнбәковтан тыш, Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян, Белоруссия президенты Александр Лукашенко, Казахстан җитәкчесе Касыйм Жомарт Тукаев, Таҗикстан лидеры Эмомали Рахмонов катнашты.
Киңәшмәдә РФ президенты В.Путин 2020 елга кадәр әлеге Оешмада Русиянең рәислек итүенең өстенлекле мәсьәләләрен билгеләде, төбәк һәм халыкара проблемалар буенча фикер алышты. Коллектив иминлек турындагы килешү 1992 елда Ташкентта төзелгән иде. Аңа Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Русия һәм Таҗикстан керә. 1993 елда килешүгә Әзербайҗан, Белоруссия һәм Грузия кушылды. Бераз вакыттан соң Әзербайҗан, Грузия һәм Үзбәкстан аннан чыгуларын белдерде.
Әлеге Килешүнең төп асылы нидән гыйбарәт? Аңа ярашлы әгәр әгъза булып торган илнең берсе генә булса да кайсыдыр дәүләт яки берничә дәүләт группасы ягыннан агрессиягә дучар ителсә, бу Килешүдә катнашучыларның барысына да ясалган агрессия буларак кабул ителәчәк.
Бүгенге көндә союздаш илләр Килешүне үзара саклап яши. Шулай булуга карамастан, Оешманың үз эчендә каршылыклар бар. Проблемаларның берсе — Белоруссия, атап әйткәндә, Белоруссия лидеры Александр Лукашенко. Ул Белоруссия территориясендә Русия хәрби базасын урнаштыруга каршы тора. Ә шул ук вакытта НАТО гаскәрләре аның чигенә килеп терәлгән. Балтыйк буе илләре һәм Польша үз территорияләренә Америка гаскәрләрен кертә: бу илләрдә беренче һөҗүм итү системалары урнаштырыла. “Хезмәттәшлектән баш тартып, Лукашенко үзен ышанычсыз союздаш итеп күрсәтә”, ди экспертлар. Ә менә Әрмәнстан, Кыргызстан һәм Таҗикстанда Русиянең хәрби базалары бар. Казахстанда стратегик ПВО һәм ПРО урнаштырылган. Азия юнәлешендәге илләрдә бу мәсьәләдә тотрыклык саклана. Тик Көнбатыш союздашларга Русиянең сораулары бар. НАТО үз позицияләрен Русиянең борын төбендә ныгыта, шуңа да бу хәлдә Белоруссия белән уртак тел таба алмау җитди хәвеф уята.
Читайте нас