Дөньяда ниләр бар?
28 Ноября 2019, 11:30

Африкада югалту кичергән

Малида хәрби һәм транспорт вертолетлары бәрелешүе нәтиҗәсендә 13 француз хәрбие һәлак булган.

title
Малида хәрби һәм транспорт вертолетлары бәрелешүе нәтиҗәсендә 13 француз хәрбие һәлак булган. Шуларның алтысы—офицер чинында.
Бу — 2012 елдан алып Француз армиясенең Мали боевикларына каршы операциясендә иң зур югалтуы. Соңгы елларда анда 30 хәрби һәлак булган.
Бүгенге көндә Малида 4,5 мең француз хәрбие хезмәт итә. Париж анда үзенең гаскәрләрен 2013 елда “Бархан” операциясе кысаларында Ислам радикаллары белән көрәшү өчен керткән иде. Малида Евросоюзның башка илләренең дә хәрби базалары бар.
Читайте нас