Дөньяда ниләр бар?
26 Ноября 2019, 17:32

Бу кадәр нечкә аяклары ничек гәүдәсен тота икән, дип халык гаҗәпләнгән

Сез дә кызны күргәч, жәлләп куйдыгызмы?

Добавить в предпочтительные источники Google
Шул бер фотосурәте белән бу кызчык уйламаганда интернет героена әйләнгән дә куйган. Күз алдавы, ягъни иллюзия аркасында баланың аяклары торна тәпие шикелле нечкә генә күренә.


Фотода кыз урамда үләндә басып тора, кулына попкорн тоткан. Хикмәт шунда ки, капчыгы да үлән төсендә булгач, аяклары бик нечкә күренә. Беренче караштан ук алданучылар күп булган. Бу бала, чынлап та, бик ябык икән дип уйлаганнар. Ә яхшылап карагач кына, аякларының ярты өлеше капчык артына яшеренгәнлеген аңлыйсың.


Тәүдә фото Rеddit сәхифәсендә дөнья күргән, аннан Пикабу да чыгарган. Соңрак "ВКонтакте", "Twitter" социаль челтәрләрендә таралган. Фотога 94 мең лайк куелган, астына меңнән артык комментарий язылган.
Читайте нас