Дөньяда ниләр бар?
20 Ноября 2019, 12:55

Министр итеп эшкә чакырганнар

Украина властьлары АКШның милли иминлек советы хезмәткәре подполковник Александр Виндманга оборона министры вазифасын тәкъдим иткән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Украина властьлары АКШның милли иминлек советы хезмәткәре подполковник Александр Виндманга оборона министры вазифасын тәкъдим иткән. Виндман агымдагы ел эчендә Украинадан өч тапкыр шундый тәкъдим ясалуын белдерә. Ул өч тапкырында да тәкъдимнән, уйлап та тормый, баш тарткан. “Бу бик көлкеле хәл... АКШ армиясе подполковнигы өчен шундый югары вазифа алу шактый мәзәк бит. Мин хәтта Данилюк әфәнденең (Украина милли иминлек советы секретаре) җитди әйтүенә ышанып та бетә алмыйм”,—дигән гаҗәпсенгән Виндман.
Виндман — чыгышы буенча Украинадан булган америкалы: Александр кечкенә чагында аның гаиләсе Америкага күченгән. Ул инглиз теленнән тыш, рус һәм украин телләрендә иркен сөйләшә. Шулай булса да Данилюк аңа инглиз телендә мөрәҗәгать иткән.
АКШның милли иминлек советында Виндман Украина мәсьәләләре буенча әйдәүче экспертларның берсеннән санала.
Украинаның үзендә югары дәрәҗә биләрлек кешеләре беткән микән әллә?! Югыйсә, чит ил кешесенә кат-кат ялвармаслар иде...
Читайте нас