Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
12 ноябрь 2019, 15:19

Нью-Йоркта Раштуа чыршысын чүлмәктә үстергәннәр

Агачны властьларга Нью-Йорк штатында яшәүче Кэрол Шульц бүләк иткән.

Шәһәрнең Рокфеллер-плаза мәйданында 23 метр биеклектәге һәм 14 тонна авырлыктагы чыршы урнаштырганнар. Агачны властьларга Нью-Йорк штатында яшәүче Кэрол Шульц бүләк иткән.

Бу чыршы үсентесен америкалы ханым 1959 елда сатып алган һәм тәүдә аны өендә чүлмәктә үстергән. Соңрак участогына утырткан. Шульц бу чыршы үсентесе алынуына ышанмаган.

“Ул биек һәм мәһабәт булып үсте. Барысы да бу чыршыга соклана алуы белән мин бик бәхетлемен”, - дигән Кэрол Шульц журналистларга.

Агачны мәйданда махсус постаментка куйганнар. Моның өчен берничә дистә эшче таләп ителгән.
Купшыкайны 50 мең лампалар һәм Сваровски йолдызы белән бизәячәкләр. Төрле төстәге гирляндаларны кабызу тантанасы 4 декабрьгә билгеләнгән.
Читайте нас: