Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
12 ноябрь 2019, 15:50

Эво Моралес отставкага китте

Боливия президенты үзенең властьтан баш тартуын илдә тотрыклыкны тергезү өчен кирәк дип аңлатты.

Боливия президенты үзенең властьтан баш тартуын илдә тотрыклыкны тергезү өчен кирәк дип аңлатты. Боливиядә 20 октябрьдә президент сайлаулары нәтиҗәләре билгеле булганнан соң халык ризасызлык белдереп урамнарга чыга. Ил законына ярашлы, сайлауларның беренче турында җиңү өчен җыелган тавыш 50 проценттан ким булырга тиеш түгел. Эво Моралес 47,1 процент тавыш җыйган. Шуннан соң ул үзенең җиңүе турында игълан иткән. Әмма аның көндәше, экс-президент Карлос Меса сайлау нәтиҗәләрен танымаган. Моралес оппозицияне һәм чит илләрне властьны тартып алырга тырышуда гаепли. Шуннан соң Америка дәүләтләре оешмасы тикшерү үткәргән. Тикшерү Моралесның җиңүен шик астына куючы тавышларны исәпләүдә закон бозулар ачыкланылуын, сайлау йомгаклары үзгәртелергә тиешлеген белдергән.
Моралес гауга тугач, самолетына утырып ил башкаласы Ла-Пастан чыгып китә. Очкан вакытта ул Аргентина һәм тагын берничә дәүләттән һава киңлекләренә керергә рөхсәт сорый. Ахыр чиктә аның самолеты Боливиянең Кочабамба департаментындагы Чимор каласына төшеп утыра. Әле ул аннан йортына атака ясалуы, үзен кулга алырга маташулар турында яза.
Протест акцияләренә полицейскийлар, Генераль прокуратура да кушылган. Генпрокуратура тикшерүләр игълан иткән.Тикшерү йомгаклары буенча сайлауларда закон бозуларда гаепле дип табылган сайлау комиссиясе әгъзалары һ.б. сәясәтчеләр эзәрлекләнүе мөмкин.
Эво Моралес Боливия белән 14 ел җитәкчелек иткән. Ул 20 октябрьдә үткән сайлауларда катнашырга тиеш булмаган. Чөнки моннан 4 ел элек үткән референдумда боливиялеләр аңа дүртенче срокка сайлануны тыйган булганнар.
Моралес ил белән җитәкчелек иткән елларда сәнәгатьнең берничә тармагы дәүләт карамагына күчерелә, ярлылык дәрәҗәсе кими, ә җан башына тулаем продукт җитештерү 3,5 тапкырга арта. Ә Моралеска каршы булучылар алга китеш чималга, аеруча табигый газга, бәяләр артуына бәйле диләр. Хәзер инде үсешнең бу моделе искерде ди алар.
Моралес Русияне тугандаш ил дип атый иде. Мәскәү Боливиядә булган хәл-вакыйгаларга карата борчылуын белдерде. Русия чит ил эшләре министрлыгы Боливия сәяси көчләрен акылга килергә, җаваплы булуга чакырды.
Читайте нас: