Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
11 ноябрь 2019, 15:08

Тавык итеп ашап, аяксыз калган

39 яшьлек Ричард Джексон, тавык итеп ашап, җиңелчә агулана.

Англиянең Брайтон шәһәрендә (Көнчыгыш Суссекс графлыгы) яшәүче ирне, начар әзерләнгән тавык ите ашаганга күрә, паралич суккан. Бу хакта The Sun басмасы яза.


39 яшьлек Ричард Джексон, тавык итеп ашап, җиңелчә агулана. Ирне тиз рәвештә дәваханәгә илтәләр – ул саташа һәм аңын югалткалый.


Табиблар башта хәлнең нәрсәдә икәнен аңламый торган. Алар Джексонны реанимациягә салганнар һәм ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырганнар. Арытаба - көнлек ясалма кома. Бак тисәң, агулану аркасында организмның сирәк очрый торган реакциясе барлыкка килгән. Джексонның иммун системасы умыртка сөягенә зыян салган, нәтиҗәдә ул муеныннан түбән хәрәкәтләнмәс булып калган, ягъни параличлы.


Комадан чыккач, ир ни кулларын, ни аякларын селкетә алмас дәрәҗәдә булган.


Дәваханәдән соң Ричард ике ай нейрореабилитация үзәгендә үткәргән. Аны яңадан утырырга, ашарга, аермачык итеп сөйләргә, үзаллы инвалид кәнәфиенә утырырга, теш чистартырга һәм машинага утырырга өйрәткәннәр.
Паралич суккан ир баш мие дулкыннары ярдәмендә идарә ителүче роботлаштырылган костюм киеп йөри.


Читайте нас: