Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
11 ноябрь 2019, 16:20

Бушлай йорт тараталар

Италиянең Каммарата шәһәрендә (Сицилия) бушка йорт тәкъдим итеп, калада яшәргә теләүчеләрне җәлеп итәргә булганнар.

Италиянең Каммарата шәһәрендә (Сицилия) бушка йорт тәкъдим итеп, калада яшәргә теләүчеләрне җәлеп итәргә булганнар.
Әлеге вакытта бу шәһәрдә 6 меңгә якын кеше яши. Каммарата шәһәре мэры Винченцо Джамброне, шәһәрдән күчеп киткән кешеләргә, калдырып киткән йортларын теләгән кешеләргә бушлай бирергә тәкъдим иткән. Калада тормыш сүнмәсен өчен шулай кирәк ди мэр. Йортларын ташлап китеп, күпме зыян салулары турында уйламыйлар, дип тә гаепләгән Джамброне күчемсез милек ияләрен. Ул әлеге борынгы гүзәл каланың бушап, хәрабәләр генә торып калуын теләмәвен белдерә.
Әлеге көннәрдә анда күчеп яшәргә теләүчеләргә дистәдән артык йорт тәкъдим итәләр. Әмма мэр тагын да 100 йортның бушап калуы турында белдергән. Күченүчеләр арасында балалы гаиләләргә өстенлек бирелечәк. Күченүчеләргә бушлай йортка өстәп, кала хакимиятеннән 1 мең евро (70,6 мең сум) акча да түләнеләчәк.
Әмма биредә бер ләкин бар: күченүчеләргә алдан 5 мең евро күләмендә залог (335 мең сум) кертеп, сайлаган йортларын ремонтларга туры киләчәк. Ремонт ясаганнан соң шәһәр власте акчаларны кире кайтарачагы турында белдерә.
Быел сентябрьдә Италия көньягындагы Молизе өлкәсенә күченергә теләүчеләргә дә пособие тәкъдим иткәннәр. Пособиенең күләме аена 700 евро (50 мең сумга якын) тәшкил итә. Ул пособиене күченүчеләргә 3 ел дәвамында түләргә вәгъдә иткәннәр. Нәтиҗәдә компенсация күләме 25,2 мең евро тәшкил итәчәк. Властьлар белдерүенчә, бу акчаларга лаек булу өчен өлкәнең берәр авылы яки шәһәрчегендә даими яшәү һәм яшәгән урында үз эшең булу шарт.
Читайте нас: